27 май 2022 яңалыклары
-
Рәваҗ үстерәсезме?
Витаминнарга бай бу үсемлектән бик тәмле дөге запеканкасы әзерләп була.
-
Ун сыер... чибәр итәме?
Ике дус бәхет эзләп сәфәр чыккан. Озак кына баргач, бик зур, матур авылга юлыккан болар. Туктарга булганнар, авыл башлыгыннан рөхсәт сорарга кергәннәр. Башлык рөхсәт биргән, кунак та иткән. Хуҗаның ике кызы табын корган. Өлкәне ут чәчеп торган, чая, чибәр икән, кечесе күзгә күренеп бармаган, йомык кына, боек кына бер кыз булган.
-
Баулы урамнарын шау чәчәккә күмәләр
Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре төрледән төрле матур чәчәкләрне клумбаларга күчерү эшләрен башлаганнар.
-
Баулы халык театрына кунакка укучылар килде
Шәһәрнең 7нче санлы мәктәп укучылары үзенчәлекле очрашуда булды. Алар укытучылары белән бергәләшеп районыбызның җирле күренекле театр артистлары янына сәяхәт кылдылар.
-
Узган атнада Татарстанда коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән
Татарстанда узган атнада коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Баулы районы газеталары кибетләрдә сатыла
Бүген “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарының яңа саны дөнья күрде. Район газеталарына язылмаган баулылар аны Баулы шәһәре кибетләреннән сатып алып укый ала.
-
27 майга сынамышлар
27 май сынамышларының күбесе бу матур кошларга багышланган. Шулай ук бүгенге көн сынамышлары мәхәббәт, никах, быелгы уңыш турында да фаразлар бирә.
-
Баулы китапханәчеләре заман белән бергә атлый
27 май – Россиядә Китапханәләр көне. Бүген Баулы шәһәре һәм районы китапханәләре хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Мәктәп каникуллары вакытында электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре
Мәктәп каникуллары – балалар һәм яшүсмерләр аеруча көтеп ала торган вакыт. Алар өчен җәй – ял итү һәм күңел ачу чоры. Тик аларны һәр җирдә куркыныч сагалап торырга мөмкин. Шуның белән бәйле рәвештә, электр куркынычсызлыгы мәсьәләсе аеруча актуальләшә.
-
Фәнис Яруллинның музей-йорты яңа сулыш ала
Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Фәнис Яруллиннның Кызылъяр авылындагы музей-йортында төзекләндерү эшләре бара. Музей-йорт җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, биредә капиталь ремонт нефть чыгаручы предприятие грантын кулланып башкарыла.
-
Электр үткәргеч линияләрнең саклана торган зоналарында төзелеш кагыйдәләрен үтәү
“Челтәр компаниясе” АҖе филиалы – “Бөгелмә электр челтәрләре” электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклана торган зонасы чикләрендә урнашкан җир участокларын файдалану шартларын үтәү мөһимлеге хакында халыкка ел саен аңлату эшләре алып бара.
-
Баулы балалар китапханәсендә җәй көне китаплар калмый диярлек
Хәзерге заман китапханәчесе нинди ул? Шул сорауга җавап табу ниятеннән, “Баулы-информ” хәбәрчесе Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан Баулы үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Гүзәлия Биктимерова белән аралашып кайтты.
-
Эшенә бәйрәмгә барган кебек бара
Бүген Россиядә Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул 25 елдан артык китапханәләр системасында эшләүче Гөлназ Габдриеваның да һөнәри бәйрәме.