Сәламәтлек

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 1791 кеше коронавирустан вафат булды.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән.

1942, 1952 елларда туган ике ир-ат һәм 1931, 1952, 1962 елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 корбаны булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 1791 кеше коронавирустан үлгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-03-2022/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-bish-keshe-lg-n-5851286


Нет комментариев