Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Колак шаулау кайсы органда яман шеш ихтималы турында кисәтә?

Колакта күкерт бөкесе дә булуы мөмкин.

Колак шауласа, баш миендә яман шеш булуы ихтимал. Бу турыда табиб-отоларинголог Владимир Зайцев әйткән. Колак шаулауның берничә сәбәбе булуы мөмкин. Шулар арасында баш мие яки эчке колак яман шеше, дигән табиб. Бу турыда Ura.ru яза.

Моннан тыш, сенсоневраль саңгыраулык та колак шаулауга китерә. Бу очракта тавыш нервына кан килүе начарланган була.

Артык арганда, артериаль кан басымы күтәрелгәндә дә колак шауларга мөмкин.

Шулай ук колакта күкерт бөкесе булса да колак шаулавы бар.

Бер көннән артык колак шауласа, төнлә дә туктамаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев