Әткәй-әнкәй сүзе
Кешеләргә кылган изгелекләр бише белән кайтыр үзеңә (Халык мәкале) Гомер үткән саен искә төшә Әткәй белән әнкәй сүзләре: "Игелек кыл, балам, бар җиһанга, Башкар күбрәк изге эшләрне. Олыларны олы итә бел син, Кечеләргә күрсәт мәрхәмәт. Дөньялыкта кылган гамәлләрең Әйтәчәкләр үзеңә: "Мең рәхмәт". Көчсезләргә ярдәм ит син һәрчак, Җәберләмә хайван-кошларны, Беркайчан...
Кешеләргә кылган изгелекләр бише белән кайтыр үзеңә
(Халык мәкале)
Гомер үткән саен искә төшә
Әткәй белән әнкәй сүзләре:
"Игелек кыл, балам, бар җиһанга,
Башкар күбрәк изге эшләрне.
Олыларны олы итә бел син,
Кечеләргә күрсәт мәрхәмәт.
Дөньялыкта кылган гамәлләрең
Әйтәчәкләр үзеңә: "Мең рәхмәт".
Көчсезләргә ярдәм ит син һәрчак,
Җәберләмә хайван-кошларны,
Беркайчан да гарипләрдән көлмә,
Онытмачы туган-дусларны.
Әйткән сүзең - аткан ук булырлык
Дөресен сөйлә барча кешегә.
Чит байлыкка кызыкма, син, бердә,
Хәләл көчтә яшә гомергә.
Күршең белән тынычлыкта торсаң,
Ул да сиңа булыр чын иптәш.
"Күрше хакы - тәңре хакы", - диеп,
Хәлен белеп, көн дә аралаш..."
... Балачактан сеңгән изгелекләр
Озата бара гомер-гомергә
Озак еллар буе мин аларны
Тапшырамын иң яшь буынга.
КОНКУРСКА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев