Игелек кылыйк
Шигърият

Игелек кылыйк

И, кардәшем, хөрмәт белән яшә, Игелек кыл мохтаҗ, ятимгә. Кылган изгелегең тиңдәш булыр Аять сора Коръән-хәтемгә. Пәйгамбәрләр безгә хәдис язган Укып үрнәк, гыйбрәт алсыннар. Изге күңел белән кыл изгелек Ахирәттә юлдаш булсынга. Юлда каршы яткан бер таякны Читкә алып кую- изгелек. Кемдер берәүләрдән ярдәм көтми Үзебездән башлыйк игелек. Гарипләрнең, ятим-җилпеләрнең...

И, кардәшем, хөрмәт белән яшә,

Игелек кыл мохтаҗ, ятимгә.

Кылган изгелегең тиңдәш булыр

Аять сора Коръән-хәтемгә.

Пәйгамбәрләр безгә хәдис язган

Укып үрнәк, гыйбрәт алсыннар.

Изге күңел белән кыл изгелек

Ахирәттә юлдаш булсынга.

Юлда каршы яткан бер таякны

Читкә алып кую- изгелек.

Кемдер берәүләрдән ярдәм көтми

Үзебездән башлыйк игелек.

Гарипләрнең, ятим-җилпеләрнең

Хәлләренә кереп юатыйк.

Дөньялыкта кылган хаталарны

Изгелекләр белән төзәтик.

Мәчетләрдә кылган намазларның

Биниһая булыр әҗере.

Дөньялыкта булыр олы хөрмәт

Ахирәттә иман кадере.

Рәян җәннәтләре - сигез оҗмах

Кәүсәр чишмәләрен татырлар.

Изгелекләр кылган мөселманнар

Җәннәт түрләрендә ятырлар.

Хөрмәт белән яшик, кардәшләрем,

Дус-туганга булып хөрмәтле.

Иман нуры, шәфкать хисе белән

Кайтарырлар кадер-хөрмәтне.

КОНКУРСКА


Нет комментариев