Ана
Ана Ана исеме һәрчак горур булсын, Һәр баласы аны данласын. Үткәннәрнең авыр минутларын, Онытмасын, һәрчак аңласын. Кабымлыгын ана сезнең өчен, Үзе йотмый сезгә каптырган. Көне-төне эшләп күрми калган Яшьлеген дә сезгә калдырган. Юл буенда үсә зәңгәр чәчәк, Яңгыр юа чәчәк тузанын. Гомер бит ул аккан сулар кебек, Күрми калдык аның...
Ана
Ана исеме һәрчак горур булсын,
Һәр баласы аны данласын.
Үткәннәрнең авыр минутларын,
Онытмасын, һәрчак аңласын.
Кабымлыгын ана сезнең өчен,
Үзе йотмый сезгә каптырган.
Көне-төне эшләп күрми калган
Яшьлеген дә сезгә калдырган.
Юл буенда үсә зәңгәр чәчәк,
Яңгыр юа чәчәк тузанын.
Гомер бит ул аккан сулар кебек,
Күрми калдык аның узганын.
КОНКУРСКА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев