Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады
Көннәр гореф-гадәтләр нигезендә һәм ай календаренә туры китереп сайланды.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 2019 елда Ураза бәйрәме – 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә документта.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185088/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев