Кызылъяр авылында имамнарның күчмә утырышы узды
Чара районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җитәкчелегендә үтте.
Баулы шәһәрендә һәм авылларында барлыгы 16 мәчет бар. Алар барысы да бүгенге көндә сафта. Җыелышта Марат хәзрәт Мәрданшин һәм район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты. Чара районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җитәкчелегендә үтте.
Кызылъяр авылы мәчетендә үткән күчмә җыелышта һәрвакыттагыча төрле сораулар каралды. Башта район мөхтәсибәте эше, республикада үткән чаралар хакында мәгълүмат бирелде. Аннары район мәчетләренең эшчәнлеге, җәйге чорда балалар өчен курслар үткәрү турында да сүз булды. Кызылъяр имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов балаларның телефон һәм гаджетларга булган бәйлелеге хакында сөйләде. Хәзрәт сүзләренчә, үсеп килүче буынны әлеге “афәттән” бергәләп коткарырга кирәк.
Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин районда башкарылган алты айга эш нәтиҗәләре хакында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә барган махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм анда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыеп озатырга ярдәм иткәннәре өчен имамнарга рәхмәтен белдерде.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин да аның сүзләрен хуплады. Бердәмлектә – көч булуын ассызыклап үтте. Шулай ук Гошер сәдакасы җыю турында да сүз булды.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев