“Гайбәт сөйләү, тарату динебез Ислам буенча тәнкыйтьләнә торган гамәлләрнең берсе булып тора. Гайбәт тарату кешеләр арасын бозарга, аларны дошманлаштырырга сәләтле.
Хәтта гайбәт сөйләүче хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гайбәт сөйләүче җәннәткә кермәс», – дип тә әйткән (Имамнар Әл-Бохари, Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең сәхабәләреннән: «Арагыздан иң яманы хакында әйтимме?» – дип сораган. Сәхабәләр: «Әйе, йә Расүлуллаһ», – дип җавап биргән.
Расүлуллаһ: «Гайбәт таратучылар, дуслар арасын өзүчеләр, пакь кешеләрдән гаеп эзләүчеләр», – дип әйткән (Имам Әхмәднең хәдисләр җыентыгыннан)”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Чыганак
Фото: татар-информ
Нет комментариев