Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Рухи дөнья

Баулының «Гали» мәчетендә ифтар ашлары оештырыла

Ураза аеның беренче көненнән үк авыз ачу мәҗлесләре Баулының үзәк “Гали” мәчетендә дә уза. Ифтарларга якынча 150 кеше җыела.

Мәчеткә килүчеләр азаннан соң авыз ачып, тигез рәтләргә басып, ахшам намазын укыйлар. Рамазан аенда укыла торган тәравих намазларында катнашучы мөселманнар саны елдан-ел арта. Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов әйтүенчә, мәчеткә сиксән яшьтән өстәге кешеләр дә, кечкенә балалар да килә.

Мәчетләрдә ифтар ашлары уздыру күркәм гадәткә әверелде. Күп мөселманнар бу айда изге гамәлләр эшләп калырга ашыга һәм мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздыруга үз өлешләрен кертергә тырыша.

– Әлбәттә инде, күп кешеләр ифтар ашларын өйләрендә уздыра. Без инде “Өмет” һәм “Гали” мәчетләрендә көн аралаш үткәрәбез. Ифтар мәҗлесләрен аерым кешеләр дә, мәчеткә йөрүчеләр, мәхәллә кешеләре күмәкләп тә үткәрәләр, дини дәресләргә йөрүче хатын-кызлар сыйныфлап та җыелышып уздыралар, – дип сөйләп узды Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Мәчеттә узган ифтар мәҗлесләренә табынны мулдан әзерлиләр. Өстәлләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым бүлмәләрдә урнаштырылган.

– Безнең ифтар ашларын әзерләшүдә сигезләп хатын-кыз катнаша. Бөтен кирәк азык-төлекне алабыз, пирогларны, ашларны үзебез пешерәбез. Өстәлләргә ризыкны бүлеп төзибез. Бу ифтарларны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уздырабыз, барыбызга да савапларын насыйп итсен, – дип аңлатты Гөлсорур абыстай Гафурова.

Рәсимә Хөббәтуллина ифтар ашларын әзерләшүдә алты елга якын катнаша.

– Без беренче ашларны да, икенче ашларны да төрләндерергә һәм тәмле итеп әзерләргә тырышабыз.  Бүген менә рассольник, дөмләмә пешердем. Барыбыз да шатланып әзерлибез, барыбыз да канәгать, ифтарга килүчеләрне сөенә-сөенә утыртабыз, – дип сөйләде ул.

Сый-нигъмәтләр белән тулы өстәлләр артында яше-олысы бердәм булып утыра. Күңелләр күтәренке, бу айны мөселманнар шатланып көтеп ала, чөнки аны гыйбәдәттә уздырып, иманнарын ныгыталар.

– Ураза аен сөенеп көтеп алдык, мәчеткә намазларга, ифтарларга йөрибез. Кеше шактый җыела, ифтар ашлары күңелле уза, яшьләребез дә күбрәк килсен иде, – ди Ринат Шарапов.

– Ураза тотуы җайлы, көннәр кыска, эссе түгел, – дип сөйләде Хәлил Сафиуллин. – Рамазан аен күтәренке кәеф белән уздырабыз, гаиләм белән уразадабыз. Ифтар ашларын өйдә дә үткәрдек, мәчетләрдәге авыз ачу мәҗлесләренә дә йөрим.

Ифтар мәҗлесе тәрбияви вәгазь, Коръән аятьләре уку белән чиратлашып барды. Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов Рамазан аеның әһәмиятен әйтте – бу айның башка айларга караганда әҗер-савабы күпкә  өстенрәк. Хәзрәт шулай ук ифтар ашларын әзерләүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

Рамазан ае 29 мартка кадәр дәвам итә, аның соңгы көненә кадәр мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре оештырылачак.

Булат Минһаҗев фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев