Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулылар халыкара фестивальдә катнашкан

Азнакай районында төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” Халыкара халык иҗаты фестивале узган. Баулы районы данын Кызылъяр мәдәният йортының “Нәүрүз” халык җыр һәм бию ансамбле яклаган.

Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале, Татарстан Хөкүмәте гранты ярдәме белән,  Татарстанның иң биек ноктасында – Чатыр тауда – үткәрелә. Аның максаты – төрки халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү, музыкаль-җыр иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, онытылган борынгы йолаларны торгызу. Гаилә елы уңаеннан, быел фестиваль “Чатыр тау – минем гаиләм бишеге” девизы астында узган.

14нче тапкыр үткәрелгән төбәкара фестивальгә Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән 40тан артык иҗат коллективы – фольклор ансамбльләр, хореография коллективлары һәм аерым башкаручылар – килгән. Аларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да сәламләгән һәм изге теләкләрен җиткергән.  

“Алдыбызда ата-бабаларыбыздан калган бай мирасны кадерләп саклау бурычы тора, шуңа да без әлеге фестивальне ел саен үткәрәбез”, – дип билгеләп үткән Марсель Шәйдуллин.
Фестиваль “Чатыр тау җиле” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша белән башланып киткән. 

Чарада төрки халыкларның көнкүрешләрен чагылдырган төрле мәйданчыклар эшләгән – “Балачак аланы”, “Чәк-чәк аланы”, “Халыклар дуслыгы аланы”, “Сөлге аланы”, “Милли уеннар аланы” һәм “Әдәбият аланы”. Шулай ук декоратив-гамәли иҗат осталары эшләре күргәзмәсе, милли ишегаллары да оештырылган. Бәйрәм кунаклары милли ишегалларында төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, милли ризыклары белән танышканнар.

Фестиваль фольклор коллективлар концерты белән дәвам иткән. Алар тамашачыларны кабатланмас, моңлы, дәртле чыгышлары белән сөендергәннәр. Төрки халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары театрлаштырылган чыгышлар, җыр-биюләр аша күрсәтелгән. Бәйрәм ахырында бар кеше халыклар дуслыгы әйлән-бәйләнендә катнашкан.

Халыкара чарада Кызылъяр мәдәният йортында Ленир Дәүләтшин җитәкчелегендә эшләүче “Нәүрүз” халык фольклор ансамбле дә уңышлы гына чыгыш ясап кайткан.

“Чатыр тауда җыен” фестивале – бик матур һәм күңелле чара, без аңа оешканнан бирле ел саен барабыз, бер елны гран-при да алып кайткан идек. Быел без “Картуф” татар халык җыры белән чыгыш ясадык, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Ленир Дәүләтшин. – Азнакай якларында яшәүче милләттәшләребезгә, чараны оештырган җитәкчеләргә һәм Кызылъяр мәдәният йортының тугры дусларына –  “Нәүрүз” халык җыр һәм бию ансамбленә йөрүче авылдашларыбызга – бик рәхмәтлебез”.

Бәйрәмгә килүчеләр осталык дәресләрендә дә катнашканнар. Мәсәлән, Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйсән Минишина белән Илсөяр Дәүләтшина фестиваль кунакларын түбәтәй ясарга өйрәткәннәр. Осталык дәресендә катнашучылар үзләре ясаган эшләнмәләрне алып та киткәннәр. 

“Нәүрүз” халык җыр һәм бию ансамбле диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев