Кеше һәм канун рубрикасы буенча яңалыклар
-
Исергәптә трасса буйлап тротуар булачак
Баулы шәһәр прокуроры Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсенә автомобиль юлы участогында тротуар ясау бурычын йөкләү турындагы дәгъва белән Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән.
-
Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган
Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.
-
Торак милекчеләре җыелышлары читтән торып үткәреләчәк
Россия хөкүмәте торак милекчеләре җыелышларын электрон формада уздыру турындагы карарны раслаган.
-
Ришвәт алганга җәза бирелә
Вазифаи бурычларын үтәгәндә ришвәт алган 39 яшьлек бөгелмәле Баулы шәһәр судының гаепләнүче эскәмиясенә эләккән.
-
Баулыны кызын җәфалаган өчен хөкем иткәннәр
Баулы шәһәр прокуратурасы 38 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта редакциягә шәһәр прокуроры урынбасары Артём Родионов хәбәр итте.
-
Тыелган язмаларны вакытында юк итмәгәнгә штраф салына
2021 елның 1 февралендә “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр турныда һәм мәгълүматны саклау турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы 530-ФЗ санлы Федераль закон (30.12.2020 елгы) гамәлгә кертелде.
-
Баулы кешесеннән мылтык һәм патроннар алганнар
Баулы районындагы авылларның берсендә яшәүче ир-атта хәрби патрон белән атуга көйләнгән мылтык табылган. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Баулылы талау нияте белән һөҗүм иткән
Баулы шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек баулылыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта шәһәр прокуроры урынбасары Артём Родионов хәбәр итте.
-
Руль артындагы исерек – җинаятьче
Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, 27 яшьлек баулылы бер елга иректән мәхрүм ителеп, катгый режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелә.
-
Рамил Шәмсетдиновның адвокаты суд карары белән риза булмыйча шикаять бирде
Адвокат хөкем карарын бик катгый дип саный, чөнки эштә гаепне җиңеләйтә торган шартлар бар.
-
Баулыда су турында мәгълүматны һәркем күрә алырга тиеш
Баулы шәһәр прокуратурасы су белән тәэмин итү һәм канализация турында законнар үтәлешен тикшергән һәм закон бозуларны ачыклаган.
-
Баулылы балаларыннан мәхрүм ителгәч, яңаларын тапкан
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы хатын-кызны, хулиган малайларның ата-аналарын учётка куйдылар.
-
Башкортстанда яшәүче ир-ат танышының күзенә пычак кадаган
Табын корып утырганда хуҗабикә хакында ямьсез сүзләр әйткән кунак һәлак була.
-
Баулылы өй арестында торырга теләмәгән
Өй аресты рәвешендәге чараны үтәмәү штраф салуга һәм сак астына алуга китергән. Бу хакта Баулы шәһәр суды хәбәр итте.
-
Үз балаң чит булмый ул
Алимент түләүдән качып йөрү мәсьәләсе актуальлеген югалтмый. Бурычлылар саны кимеми. Шунысы аеруча аяныч: алар арасында бала өчен иң якын булган кешеләр – аналар да бар.