Карта табу җинаять җәзасы белән төгәлләнгән
Баулы шәһәр суды банк картасы табып, аны хуҗасына кайтармыйча, андагы акчаны алган эшсез баулылыга карата ачылган җинаять эшен караган. Бу хакта “Баулы-информ”га Баулы шәһәр суды консультанты Наталья Быкова хәбәр итте.
Наталья Быкова мәгълүматына караганда, урлашулар аеруча киң таралган җинаятьләргә керә, җинаятьләрнең күбесен шул тәшкил итә.
– Мөгаен, урамда башка кеше югалткан яки оныткан әйберләрне тапкан кешеләр күптер. Закон буенча, аны хуҗасына кайтарып бирергә кирәк. Тик, нәтиҗәләр нинди булуын аңлап бетермичә, моны үтәмәүчеләр дә бар, – ди шәһәр суды консультанты. – Еш кына мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган, алар Россия Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе буенча урлашу, ягъни чит милекне урлау дип квалификацияләнә. Бу банк карталарына да кагыла. Күп кенә гражданнар, банк картасындагы акчаларга куркыныч янамый, дип уйлый. Тик моның алай булмавын бу категориядә каралаган шактый эшләр раслый.
Суд ачыклаганча, гаепләнүче банк картасын тапкан, тик аның хуҗасын табарга ашыкмаган. Кибеткә барып, әлеге карта белән товар сатып алган. Шул рәвешле ул зыян күрүченең 3689 сум акчасын урлаган.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган.
Гаепләнүчегә җәза билгеләгәндә, аның үз гаебен тануы, зыян күрүчегә матди зыянны кайтарып бирүе гаебен җиңеләйтә торган шартлар дип каралган һәм суд, боларны исәпкә алып, бер елга сынау шарты белән, бер елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев