Баулыда мошенниклар “кармагы”на яшьләр дә эләгә
Интернет һәм банк карталары ярдәмендә мошенниклык гамәлләре кылу белән бәйле җинаятьләр саны арта. Элегрәк мошенниклар “кармагы”на өлкән буын вәкилләре эләккән булса, соңгы вакытларда яшьләр дә аларның корбанына әверелә. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге вәкиле Илнур Шәрәфиев хәбәр итте.
Баулы районында шундый 15 җинаять теркәлгән. Күптән түгел яшь хатын-кыз, интернет аша кредит рәсмиләштерәм дип, мошенниклар тозагына эләккән.
Аңлату эшләре даими алып барылса да, кешеләр уяулыкны югалта, мошенникларга үзләрен алдарга юл куя. Полиция вәкиле, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткәрләренә түбәндәгеләрне аңлатуларын үтенде: банк картасының паролен һәм арткы ягындагы өч санын беркемгә дә әйтергә ярамый; банк һәм дәүләт учреждениеләре биналарына (видеокүзәтү булган) урнаштырылган ышанычлы банкоматлардан гына файдаланырга кирәк; банк картасы югалган очракта, аны шунда ук блокларга яки якындагы банк офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев