Кеше һәм канун рубрикасы буенча яңалыклар
-
Залим ир – хатын өчен бәла
Кызганычка каршы, хатыннарын даими кыйнап, кимсетеп яшәүче ирләр шактый. Моның сәбәпләре төрле булса да, андый ир белән яшәү тәмүгъка әверелә. Кайбер хатын-кызлар җәберләүләргә озак еллар түзеп яши, кызганычка каршы, полициягә гомерләренә куркыныч янаганда гына мөрәҗәгать итәләр.
-
Кешеләрнең уяулыгы ярдәм иткән
Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре агымдагы айда Баулы районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль буенча 15 чара үткәргән.
-
Мираска ия булырга соңга кала күрмәгез
Мирас мәсьәләсе баш авыртуына әверелергә мөмкин. Эш акчада түгел. Күп санлы шартлар тиешле милеккә ия булуга киртә тудыруы ихтимал. Шундый шартларның берсе – милеккә ия булу вакыты.
-
Баулылар Росреестр белгеченә сорау бирә ала
Күчемсез милек рәсмиләштергәндә, бушлай консультацияне ничек алырга?
-
Баулыда йортны сату килешүе дөрес түгел дип табылган
Мирасчы хатын-кыз, Баулы судына мөрәҗәгать итеп, торак йортны сату-сатып алу килешүеннән риза булмавын белдергән. Сатып алучы исә теркәү исәбеннән төшүләрен таләп иткән. Баулы суды консультанты Светлана Закирова редакциягә әлеге эш турында тулырак аңлатма бирде.
-
Баулыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Иртәгә, 19 мартта, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне игълан итә.
-
Баулы пенсионеры мошенниклар кармагына эләккән
Хокук саклау органнары пенсионерларның намуссыз “эшмәкәрләр” тозагына эләгүе турында еш кына мәгълүмат биреп торса да, андый хәлләр булгалап тора.
-
Баулыда ата кешегә кисәтү белдерелгән
Гаиләдән киткән кайбер әти кешеләр балаларын тәрбияләүдән, аларга матди яктан ярдәм итүдән, бала белән аралашудан туктый. Баулы шәһәр суды шундый бер ата кешегә кисәтү игълан иткән.
-
Кадастр инженерын ничек сайларга?
Күчемсез милекне профессиональ сатучыны җәлеп итмичә дә сатып алырга яки сатарга мөмкин, ә менә кадастр инженерыннан башка аны кадастр исәбенә куеп булмый. Әлеге белгечнең төп бурычы – җирнең техник планын, җирне тикшерү һәм межалау актын төзү эшләрен башкару. Кадастр инженеры җир һәм корылмаларның барлык кирәкле үлчәмнәрен ала, тиешле мәгълүматны җыя.
-
Штрафын түләмәгән баулылы өч тәүлеккә кулга алынды
Баулыда яшәүче 1977 елга ир-ат штрафын түләмәгән өчен тоткарланды. Узган елның ноябрендә аны иминлек каешын эләктермәгән килеш автомобиль белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан булган. Штрафын түләмәгән ир-атны административ җаваплылыкка җәлеп иттеләр.
-
Баулы аша ялган аракы алып баручы тоткарланган
Эчке эшләр министрлыгының Баулы бүлеге хезмәткәрләре безнең район территориясе аша легаль булмаган шәраб-аракы продукциясе алып бару фактын ачыклаган.
-
Телевизор җитештерүче җавап тоткан
Сатып алучыларның кулланучылар хокукларын яклау турында сатучыларга юллый торган гражданлык дәгъвалары – судлар өчен гадәти күренеш. Товар җитештерүчеләргә карата мондый эшләр сирәгрәк кузгатыла. Баулы суды консультанты Светлана Закирова шундый эшләрнең берсе турында хәбәр итте.
-
Баулы кешесе урлашкан өчен җәза алган
Күп кенә җинаятьләр, шул исәптән урлашулар алкоголь исереклеге хәлендә кылына. Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов “Хезмәткә дан” газетасына урлашу белән бәйле җинаять эше турында хәбәр итте.
-
Татарстан кешесенең картасыннан 900 мең сум акчасын урлаганнар
Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Баулы кешесен мәҗбүри дәвалаячаклар
Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының Баулыда яшәүче 28 яшьлек З. туберкулёздан дәваланудан баш тарту факты буенча мөрәҗәгатен тикшергән.