Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулы пенсионеры мошенниклар кармагына эләккән

Хокук саклау органнары пенсионерларның намуссыз “эшмәкәрләр” тозагына эләгүе турында еш кына мәгълүмат биреп торса да, андый хәлләр булгалап тора.

Баулы шәһәр прокуратурасының матбугат төркеменнән алынган мәгълүматка караганда, февраль башында Кырымсарай авылында яшәүче бер пенсионерның өенә бер егет кергән һәм үзен пенсионерларга ярдәм итүче һәм медицина аппаратлары сату белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсионерга 10 мең сумга электр массажёры сатып алырга тәкъдим иткән. Приборны эшләтеп карагач, пенсионер ханым аны сатып алган.

Соңрак әлеге приборның бер мең сум тирәсе торуы билгеле булган.

Мондый очракта аферистларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итеп булмый диярлек, чөнки алар товарга үзләренең бәясен тәкъдим итә, ә корбаны шул бәягә үз теләге белән ризалаша.

Шуңа күрә шәһәр прокуратурасы шәһәр һәм район халкын өйләренә килгән таныш булмаган кешеләрдән приборлар сатып алмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев