Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулы кешесе урлашкан өчен җәза алган

Күп кенә җинаятьләр, шул исәптән урлашулар алкоголь исереклеге хәлендә кылына. Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов “Хезмәткә дан” газетасына урлашу белән бәйле җинаять эше турында хәбәр итте.

Баулы районында яшәүче 31 яшьлек Н. узган елның декабрендә, алкоголь исереклеге хәлендә, Татар Кандызы авылында танышының өендә ике мең сумнан артык торган кәрәзле телефон урлаган. Гаепләнүче җинаять урыныннан качып киткән.

Гаепләнүче Н. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган. Полиция хезмәткәрләре урланган телефонның кайда булуын ачыклаган һәм зыян күрүчегә кайтарып биргән.

 Гаепләнүче Н. мировой судья хөкем карары белән җинаять кылуда гаепле дип табылган, аңа дәүләт файдасына сигез мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы мировой судьяның хөкем карары белән ризалашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев