Татар Кандызы китапханәсендә милли-мәдәни мирас елы кысаларында очрашу булды
Төп тема

Татар Кандызы китапханәсендә милли-мәдәни мирас елы кысаларында очрашу булды

Милли-мәдәни мирас елы кысаларында Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубының чираттагы утырышы булып үтте. Әлеге кичә татар халкының традицион күңел ачу йолаларының берсе булган кич утыруга багышланды. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге унлап кеше килде. Алар актив китап укучылар.

Чарага килгән китап сөючеләрне китапханәче Гөлнур Насыйбуллина “Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аннан соң, халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре турында тәфсилләп сөйләде. Кич утыруга килгән апалар һәрберсе үзләре белән кул эшләрен дә алып килгәннәр иде.  Алар милли көйләрне көйләп, җырлый-җырлый чигү чигеп, бәйләм бәйләп, җеп эрләп, вакытларын тагын да файдалырак итеп үткәрделәр.

– Бик күңелле чара булды, чын күңелдән ял иттек, – ди Гөлфия Хәбибуллина. – Безгә татар халкының борынгы кул эшләрен онытырга ярамый. Аларны буыннан-буынга өйрәтеп калдырырга кирәк.

– Бүгенге замана балалары йон җебе эрләү, орчык, йонны аялау, каба кебек җайланмаларны күбесе белмиләр дә, – ди китапханәче Гөлнур Насыйбуллина. – Борынгы көнкүреш тормыш кирәк-яраклары турында да сөйләштек. Кич утыру чарасына килгән апаларыбыз барысы да уңган куллы. Ял да иттек, шул ук вакытта кул эшләре дә эшләнде. Утырып арыгач, борынгы хәрәкәтле уеннарны да уйнап алдык,  табышмаклар, мәкальләр дә әйтештек.

Әлбәттә инде, кич утыру чарасы татар халкында тәмле чәйсез булмый. Очрашуга килгән апалар тәмләп милли ризыклар белән чәй эчтеләр.

Фото: Татар Кандыз авыл китапханәсе


Нет комментариев