Баулы табибларына мактаулы исемнәр бирелде
Төп тема

Баулы табибларына мактаулы исемнәр бирелде

Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булган. Бүләкләнүчеләр арасында Баулы район үзәк хастаханәсе табиблары да бар.

Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәннәре өчен, республиканың бер төркем табибларына төрле дәрәҗәдәге  бүләкләр тапшырган.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары Әлфия Макаримова “Татарстан Республикасы атказанган табибы” исеменә лаек булган. Район үзәк хастаханәсенең статистика бүлеге мөдире – табиб-статистик Гүзәлия Закировага “Татарстан Республикасы атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелгән.

Фото: Баулы район үзәк хастаханәсенең Инстаграмдагы аккаунты @bavly_crb

Чыганак: Баулы район үзәк хастаханәсенең Инстаграмдагы аккаунты @bavly_crb


#Бавлыинформ #Бавлы

Нет комментариев