Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Салкын тиюдән лимон ярдәм итә

Салкын тиеп авырганда, табиблар билгеләгән препаратлардан тыш, лимонны кабыгы белән бергә кулланырга тәкъдим итәләр.

Лимон кабыгында иммунитет өчен файдалы үзлекләр күп. Әмма көненә ярты лимоннан да артыгын ашарга кирәкми. ОРВИ билгеләрен җиңеләйтү һәм организмны тонуста тоту өчен шул җитә.

Фарингит яисә ангина булганда суга лимон сутын кушып эчегез. Тамакны да шуның белән чайката аласыз. Шулай ук бер телем лимонны кабыгы белән чәйнәргә була. Аңардан соң бер сәгать ашамаска кирәк.

Лимонны имбир, кура җиләге белән куллансагыз, тагын да файдалы. Лимонлы чәйнең дә файдасын тиз күрерсез. Ул организмга вирус белән көрәшергә ярдәм итеп кенә калмый, җылыта да.

Тамак авыртканда имбир кушарга була: 1 чәй калагы имбир «боламыгына» ярты лимон суты һәм 1 чәй калагы бал кушасыз да өстенә ике стакан кайнар су агызасыз. 30 минут төреп тотканнан соң, сөзеп, көн дәвамында аз-азлап эчәсез.

Кура җиләгендә, лимон кебек үк, аскорбин кислотасы бар. Димәк, икесе бергә икеләтә файда китерәләр. Моның өчен лимонлы чәйне кура җиләге кайнатмасы белән генә эчәргә кирәк”, дип язылган “Файдалы киңәшләр” китабында.

 

Чыганак: kiziltan.ru

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев