Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Май ае әрекмәне – дару

Әрекмән талымсыз, аны бөтен җирдә дә очратырга мөмкин. Аның яфрагы да, сабагы, тамыры, хәтта орлыкларын да дару буларак әзерлиләр. Шалтыда гомер итүче Роза Хәмзина һәм Әминә Шәфыйкова табигать биргән шифалы үләннәрне еллар буе оста кулланалар.

– Әрекмәннең файдалы икәнен без балачактан ук беләбез. Әбекәйләр аны сызлаган буынга җылытып ябалар иде. Ул тоз утырганнан да, ревматизм авыруыннан да коткара, – дип сөйләде Шалтыда яшәүче Роза Хәмзина. – Хәзер барыбыз да күп укыйбыз, күп беләбез. Мәгълүмат күп. Быел әрекмән яфракларын оныкларым да җыешты. Аларга да файда, миңа да. Дөресрәге болай булды, оныкларым шәһәрдән кайтты да, шифалы үләннәр турында сораштыра башладылар миннән. Шуннан коры сүз сөйләгәнче диеп, бакча артына, тыкрык, болын буйларына чыгып киттек. Безнең табигать шифалы үләннәргә гаять бай бит ул. Үзем әрекмән согын ясап куярга җай чыгуга сөенеп тә куйдым. Шулай итеп, бер зур кочак әрекмән яфрагы да җыеп кайттык. Аны салкын суда чайкап, бераз җилләтеп, гади иттарткыч аша чыгардык та, иләк аша сөзеп куйдык. Әрекмән яфрагы согы яман шешне булдырмый кала, булганын дәваларга сәләтле, иммунитетны ныгыта, ашкайнату, эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. 

Роза апа әрекмән яфрагын туңдыргычка сакларга да куйган.


Шулай ук Шалты авылында гомер итүче Әминә апа Шәфыйкова да әрекмән яфрагының согының файдасы турында сөйләде.
– Мин әрекмән яфрагын кайнар суда төнәтәм һәм шул төнәтмәне эчәм, – ди Әминә апа. – Әлеге төнәтмә яман шеш авыруларын туктатып торырга сәләтле. Әрекмән яфрагын кышкылыкка җыеп, киптереп яки туңдыргычка төреп әзерләп куям. Шундый төнәтмәнең файдасын күрәм.
Белгечләр киңәшенә колак салсак, әрекмән согын ашар алдыннан ярты сәгать кала, көненә өч тапкыр эчәргә киңәш итәләр.

Дәвалану максатларында нинди генә үләнне куллансагыз да табиблар киңәшенә колак салырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев