Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Акчаны экономияләү өчен нишләргә?

Белгечләр акчаны янда калдыру өчен берничә киңәш белән уртаклаша

Акча санаганны ярата, ди халык. Әмма без еш кына кирәкмәгән урында үзебезне “кысабыз”, ә кирәк урында экономияли белмибез.

Балалар киемнәрен интернеттан сатып алыгыз
Бала бик тиз үсә һәм шуңа бәйле рәвештә аның кием-салымын даими алыштырып тору сорала. Интернеттан сатып алганда, кием-салым өчен артык акчагыз чыкмаячак, чөнки интернет кибетләр аренда, логистика һәм сатучыларга хезмәт хакы түләргә акча тотмый. Шуңа да әйберләр арзанрак була.
Эре әйберләрне ташлама белән сата торган вакытка калдырыгыз
Зур техника, җиһазларны ташламалы көннәрдә алу күпкә отышлырак. Мисалга, кыш көне ташламалар гыйнвар азагында күп була. Җәйге вакытта ташламалы сатулар июльдә башланып, август уртасында иң югары ноктасына җитә.

Кибеткә исемлек белән йөрегез
Теләсә нинди кибеткә дә исемлек белән йөрү гадәтен кертегез. Шулай эшләгәндә, кирәкмәгән әйберләр алу “куркынычы” янамый.

Отпускны алдан планлаштырыгыз
Диңгезгә яисә башка берәр җиргә ял итәргә барырга ниятлисез икән, моны алданрак эшләү шактый акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Авиабилетларны 7-8 ай алдан сатып алу, ялга 1-2 ай кала алынган билетларга караганда, ике тапкыр диярлек арзанракка чыга.
Отельләр белән дә шул ук хәл. Алданрак броньланган отель күпкә арзан торачак.

Акча җыя торган счет ачыгыз
Хезмәт хакының күпмедер өлешен банктагы счетка күчереп барыгыз. Моның өчен берничә мең дә җитә. Болай эшләү зур әйберләр сатып алганда ярдәмгә килә. Чөнки сез берьюлы зур акча чыгарып салып, аннан соң “бармак суырырга” туры килмәячәк. Әмма счетка күчергән сумма гаилә бюджетына зыян салмаслык булсын.

Кранга аэраторлар куябыз
Гаиләдә кечкенә бала бар икән, су бик күп тотыла. Бу очракта кранга аэратор кую отышлы. Анардан башка краннан минутына уртача 13-15 литр су ага. Ә аэратор суны “кисә”. Су басымы шул ук кала, әмма минутына аккан су күләме 5-7 литр гына булачак.
Шулай ук теш чистартканда суны сүндереп торыгыз. Бу да суны сарыф итмәскә булышачак.

Энергияне экономияләү
Өйдәге лампочкларны энергия сарыф итми торганнарга алыштырыгыз. Суыткычны да тулы көченә эшләтә торган режимга куймаска киңәш ителә. Төнгегә электр приборларының күбесен розеткадан алып калдырыгыз. Бу шулай ук акчаны янда калдырырга ярдәм итәчәк.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев