Нинди гадәтләр бөерләргә зыян китерә?
Бөерләр организмны шлак, токсин, зарарлы матдәләрдән чистарта.
Бөерләр — тормыш өчен мөһим орган, алар безнең организмны шлак, токсин, зарарлы матдәләрдән чистарта.
Кешенең бөере сәламәтлегенә начар йогынты ясый торган факторлар:
хәмер эчү һәм тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләр;
наркотиклар куллану;
озак, аеруча контрольсез медикаментлар куллану;
суны тиешле күләмдә эчмәү, аны газлы су һәм чәй, кофе кебек эчемлекләр белән алыштыру;
аз хәрәкәткәтләнү;
дөрес тукланмау, шул исәптән тоз һәм рациональ булмаган диеталарны артык куллану;
төрле хроник һәм йогышлы авырулар;
уңайсыз температура режимнары (салкын һәм эссе).
Үз сәламәтлегеңне, шул исәптән бөерләр турында кайгыртып, кайбер кагыйдәләрне үтәү мөһим:
1-1, 5 литрдан да ким булмаган чиста эчәргә яраклы су эчәргә кирәк;
елга бер тапкыр булса да бөерләрне контрольдә тоту өчен, кан һәм бәвел анализларын ясатырга;
сәламәт, хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып бару;
дөрес туклану, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашауны арттырыга;
начар гадәтләрдән баш тартырга;
артериаль кан басымын һәм тән массасын контрольдә тотарга.
Фото: /pixabay.com
Чыганак: интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев