Укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Төп тема

Укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында бу көнне чын мәгънәсендә тантаналы мохит хөкем сөрде. Биредә Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәм концерты уздыТамашачылар залына тормышларын намуслы һәм игелекле һөнәрләрнең берсенә багышлаган кешеләр җыелды – бүгенге көндә хезмәт куючы педагоглар, тәрбиячеләр, бай тәҗрибәләре яшь буын өчен һаман да якты маяк булып торучы ветеран укытучылар һәм белем бирү учреждениеләренең башка хезмәткәрләре.

Тамашачылар залына тормышларын намуслы һәм игелекле һөнәрләрнең берсенә багышлаган кешеләр җыелды – бүгенге көндә хезмәт куючы педагоглар, тәрбиячеләр, бай тәҗрибәләре яшь буын өчен һаман да якты маяк булып торучы ветеран укытучылар һәм белем бирү учреждениеләренең башка хезмәткәрләре.

Бәйрәм программасы гүзәл музыкаль номер белән башланып китте. Тантананы балалар сәнгать мәктәбенең «Сөмбел» вокал ансамбле ачып җибәрде. Оештыручылар тарафыннан бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән иде: анда лирик җырларга да, дәрте ташып торган биюләргә дә, чын күңелдән чыккан тирән рәхмәт сүзләренә дә урын табылды. Бәйрәмнең аеруча дулкынландыргыч өлеше булып бүләкләү тантанасы торды. Тамашачыларның дәррәү алкышлары астында лаеклы бүләкләр үз ияләренә тапшырылды.

– Сезне  һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу – һәрберебез өчен искиткеч җылы һәм якын бәйрәм, чөнки укытучы һәм тәрбияче булу – һөнәр генә түгел, ә күңел таләбе, бөек хезмәт, – дип мөрәҗәгать итте тантана батырларына Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров.

Җылы котлауларга башка мөхтәрәм кунаклар да кушылды: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов, район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Галина Ананьева.

Бу чара гади бер рәсми бәйрәм генә түгел, ә фикердәшләрнең чын күңелдән очрашуына, бер сулышта аралашуына әверелде. Ул укытучы хезмәтенең никадәр мөһим һәм дәрәҗәле булуын, бу һөнәрнең чиксез фидакарьлек, зирәклек һәм балаларга карата тирән мәхәббәт таләп итүен тагын бер кат раслады.

Фото: Аделина Хәбипова


Нет комментариев