Кыргый хайваннар арткан
Татарстан хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең Баулы районы бүлеге мәгълүматына караганда, Баулы районы урманнарында хайваннар саны арту күзәтелә.
2017 елда хайваннарны исәпкә алу күрсәткәнчә, безнең район урманнарында 40тан артык поши, 70кә якын кыр кәҗәсе бар, хәтта селәүсен дә очрый. Берничә ел куяннарны аулау тыелганлыктан, озын колаклар саны да күп тапкыр күбәйгән. Хайваннар саны артуга хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе алып барган максатчан эш йогынты ясый. Район урманнарында пошилар һәм кыр кәҗәләренә 50 улак куелган. Авыруларны булдырмау эше дә алып барыла. Мәсәлән, урманнарда хайваннарның котыру авыруына каршы 20 мең доза җим таратылган. Котыру вирусы һәм дуңгызларда Африка чумасы авыруын таратучы төлке һәм кабан дуңгызлары санын көйләү буенча да планлы эш алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев