Баулыда Мәүлет кичәләре дәвам итә
Бүген Баулының "Гали" мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган шигырь уку һәм мөнәҗәт әйтү конкурсы булды.
Конкурста катнашучыларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сәламләде, аларга Мөхәммәт пәйгамбәр турында да сөйләп үтте.
Конкурста егермегә якын кеше катнашты. Алар арасында Мөхәммәт пәйгамбәрне данлаучы шигырь юлларын үзләре иҗат итүчеләр дә бар иде. Чыгышлар тәмамлангач, Гөлсорур абыстай Гафурова җитәкчелегендәге жюри иң яхшы чыгыш ясаучыларны билгеләде. Конкурста катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, аларның барсына да затлы китаплар бүләк иттеләр, ә Римма Яруллина белән Зәйтүнә Ибраһимовага китапка өстәп матур яулыклар да бирделәр. Нәкъ менә алар конкурсның җиңүчеләре дип табылды.
Мәүлет кичәсе табын янында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев