Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы мәчетләре ремонт көтә

Бүген Баулының "Өмет" мәчетендә җирле мөхтәсибәт җитәкчелеге катнашында районның авыл имамнарының чираттагы күчмә җыелыш үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгышы төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты. Сүз мәчет биналарын төзекләндерү турында барды.

Күчмә җыелыш бу юлы авыл имамнарының мәчетләрдә нинди төзекләндерү эшләре башкарылуы хакындагы отчётлары белән башланып китте. Эшләнгән эшләргә йомгак ясау белән беррәттән, планнар да билгеләнде. Мәсәлән, Татар Томбарлы авылы мәчетенең манарасын төзекләндерергә, нигезен ныгытып, җылытырга кирәк. Бу хакта Гали хәзрәт Зиганшин белдерде. Мортаза авылы имамы Мөҗәһит хәзрәт Мортазин авыл мәчетенең идәннәрен кичектермәстән ныгытырга һәм җылытырга кирәклеген әйтте. Шулай ук Баулының үзәк "Гали" мәчетенең дә зур залындагы тәрәзәләрен җылыту эшләрен башларга кирәклеге ассызыкланды.

Шулай ук Татар Кандызы, Исергәп авылы мәчетләрендә төзекләндерү буенча күркәм эшләр башкарылуы турында мактап телгә алынды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев