Баулы районы мәчетләре ремонт көтә
Бүген Баулының "Өмет" мәчетендә җирле мөхтәсибәт җитәкчелеге катнашында районның авыл имамнарының чираттагы күчмә җыелыш үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгышы төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты. Сүз мәчет биналарын төзекләндерү турында барды.