Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районы җирлекләре референдумга әзерләнә

Ноябрь аенда район авыл җирлекләрендә 2018 елда гражданнарга үзара салым кертү һәм аның акчаларын куллану мәсьәләләре буенча референдумнар узачак.

Кызылъяр авыл җирлеге башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, референдумга кирәкле документлар Казанга инде юлланган. Референдумнан соң җыелачак үзара салым акчаларын кызылъярлылар урамнарны яктыртырга фонарьлар сатып алуга, урамнарны яктыртуны ремонтлауга, кышын җирлек юлларын кардан арындыруга, зират коймаларын төзекләндерүгә юнәлтүне күздә тота. Кызылъярда үзара салым күләме - һәр кешедән 200 сум. Моңа республика бюджетыннан һәр җыелган бер сумга 4 сум өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев