Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда «Гореф-гадәт – изге мирас» район фестивале старт алды

Татар Кандызы авылы мәдәният йортында «Гореф-гадәт – изге мирас» диеп исемләнгән фольклор коллективларның VIIIнче район фестивале старт алды. Сәхнәдә Татар Кандызы, Удмурт Ташлысы, Поповка һәм Алексеевка авыллары мәдәният йортлары үзешчән артистлары үзләренең чыгышларын күрсәтте.

«Гореф гадәт – изге мирас» диеп исемләнгән фольклор коллективларның VIIIнче район фестивале быел Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана. Чыгышлар башланганчы тамашачыларны һәм иҗат коллективларын район мәдәният йорты директоры Лилия Мифтахетдинова сәламләде һәм артистларга уңышлы чыгышлар теләде.
– Бүген без татар халкының борынгыдан килгән “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштердек, – дип сөйләде Татар Кандызыннан концертта катнашучы Ләйсән Нигмаева. – Бүген сәхнәдә балалар да, өлкәннәр дә катнаша. Балалар, яшьләр гореф-гадәтләрне, әби-бабаларыбызның йолаларын онытырга тиеш түгел.
Фольклор фестивале концерты бер сулышта үтте. 
 Фестиваль кысаларында киләсе концерт Шалты мәдәният йортында 25 гыйнвар көнне үтәчәк. Анда Шалты, Хәнсевәр, Яңа Чүте, Новозареченск, Николашкино, Измайлово авыллары чыгыш ясаячак.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев