Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп тема

Баулы урамнарын шау чәчәккә күмәләр

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре төрледән төрле матур чәчәкләрне клумбаларга күчерү эшләрен башлаганнар.

Җәйдән көзгә кадәр шәһәребез урамнарын төрле күркәм чәчәкләр бизи. Аларны шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү хезмәткәрләре башта теплицада тәрбияләп үстерә, ә инде төнге салкыннар бераз чигенеп, көннәр җылынгач чәчәкләрне клумбаларга күчерәләр. Чәчәк утырту белән барлыгы 14 кеше мәшгүль.

– Янгырлар туктап тора, кояш чыгып, җылытып җибәрде, әле чәчәкләрне утырту өчен бик кулай вакыт, – ди шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе җитәкчесе Эльберт Латыйпов. – Шәһәрдә барлыгы 30 клумба бар, һәрберсенә чәчәкләр утыртырга кирәк. Машина белән алып барып, утыртып, сулар сибеп куябыз. Һәр клумбада икешәр-өчәр кеше эшли.

Эльмира Нәҗметдинова оешмада склад мөдире булып хезмәт куя, чәчәк утыртуда ул да ел саен катнаша, ярдәм итә.

– 12 ел әлеге оешмада эшлим, – ди шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәре Эльвира Нәҗметдинова. – Кызлар белән бергәләшеп мәш килеп башта теплицада эшлибез, хәзер инде чәчәкләрне урамга чыгарабыз. Шәһәребезне матурларга тырышабыз. Кызлар кайда нинди чәчәк, ничек  утыртырга кирәклеген беләләр. Кайда петуния, кайда бархатцы. Һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам кызларга. Үзем дә чәчәкләр утыртырга, үстерергә бик яратам. Матур чәчәкләр күрсәң күңелләр күтәрелеп китә бит.

Эш көне азагына чәчәкләрне утыртып бетерергә планлаштыралар.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев