Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы укучылары Пушкин картасы белән спектакль карады

Баулы укучылары һәм яшьләре Пушкин картасы ярдәмендә бик күп төрле мәдәни чараларда катнашалар, экскурсияләрдә булалар. Шушы көннәрдә әлеге карта белән Баулы татар халык театры артистлары уйнавында “Банкрот” спектаклен дә карадылар.

Баулы татар халык театры администраторы, озак еллар театрның алыштыргысыз артисты Ләйлә Гафиятуллина сүзләренчә, нинди генә авылларга чыксалар да, халык аларны яратып каршы ала. Тамашачылар арасында яшьләрнең булуы бик сөенечле хәл.

– Мәктәп укучылары һәм яшьләрнең спектакль карарга килүләрен, кызыксынып карап утыруларын күреп сөенәбез, – ди Ләйлә Гафиятуллина. – Димәк, үсеп килүче буынга да сәхнәләштерелгән әсәрләрне күрсәтә алабыз. Быелгы милли мәдәни мирас елы кысаларында укучылар күбрәк шундый чараларга йөрсеннәр иде. Пушкин картасы булуы да яшьләргә зур мөмкинлекләр ача.

– Мин Пушкин картасы белән бүген спектакльгә килдем, – ди сигезенче сыйныф укучысы Эльвина Зарипова. – Быел инде Баулының туган якны өйрәнү музеенда, Бөгелмә шәһәрендәге Ярослав Гашек музеенда, мәдәният йорты оештырган мастер-классларда булырга өлгердем. Пушкин картасы минем өчен бик уңайлы.

Баулы татар халык театры администраторы мәгълүматлары буенча, Кызылъяр, Исергәп, Татар Томбарлысы, Татар Кандызы, Васькино-Туйралы авылларыннан барлыгы 63 яшүсмер Пушкин картасы аша спектакль караганнар.

Фото: Сәгыйть Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев