Баулы авылларында халык җыеннары дәвам итә
Төп тема

Баулы авылларында халык җыеннары дәвам итә

Кызылъяр мәдәният йортында халык җыены узды. Көн тәртибенә ике төп тема куелды: 2027 елга үзара салым программасы мәсьәләләре һәм авылның су белән тәэмин итү челтәрләрен “ТР Электр челтәрләре” дәүләт унитар предприятиесенең Баулы энерго районы системасына тапшыру.

Беренче мәсьәлә буенча Кызылъяр җирлеге башлыгы Марсель Даутов  чыгыш ясады. Башта ул 2026 елда үзара салым программасы буенча халыктан җыелган акчаларның нинди эшләргә тотылуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, акчалар авыл урамнарын кардан арындыруга, зиратларны төзекләндерүгә, юлларны тигезләүгә, су торбаларына хезмәт күрсәтүгә, янгын гидрантлары урнаштыруга, урамнарны яктыртуга юнәлтелгән.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, киләсе елда үзара салым программасы буенча тагын 500әр сум җыелачак. Әлеге җыелган акчага республика ярдәме дә өстәләчәк, һәм барлык финанс чаралары түбәндәге җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүгә һәм изге эшләргә юнәлтеләчәк:

• Кызылъяр авылында урам фонарьларын сатып алу һәм урнаштыру;

• Авыл эчендәге юлларны автогрейдер белән тигезләп чыгу;

• Кышын урамнарны кардан чистарту;

• Урамнардагы юлларны тигезләү;

• Су челтәрләрен яңарту һәм саклау: халыкны чиста су белән өзлексез тәэмин итү максатыннан, су челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау һәм аварияләрне (өзелү-тишелүләрне) бетерү;

• Авыл зиратларын коймалап алу, төзекләндерү һәм тиешле тәртиптә тоту, шулай ук мәгълүмати стендлар ясап урнаштыру;

• Обелиск тирәсен карап тору, яңа койма эшләп кую;

• “Татарстан Республикасының халык шагыйре Фанис Яруллинның музей-йорты” юл күрсәткечләрен әзерләү һәм урнаштыру;

• Сабан туе мәйданын төзекләндерү, кирәкле яңа җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру;

• Уен мәйданчыкларын тәртипкә китерү һәм карап тору.

Сүз уңаеннан, Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә, авыл җирлекләрендәге проблемаларны хәл итүгә халыктан җыелган бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе бирелә.

Җыелышта көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча (авылның су белән тәэмин итү челтәрләрен “ТР Электр челтәрләре” дәүләт унитар предприятиесенең Баулы энерго районы системасына тапшыру) оешманың баш инженеры Илнур Нургалиев һәм абонентлар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Габделхакова чыгыш ясады. Алар авыл халкына киләсе елның маена кадәр су исәпләү счётчигын урнаштырырга киңәш иттеләр.

Җыенда шулай ук Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Алия Локманова да катнашты. Ул салым, җир пайлары турында сөйләде.

Җыенда халыкны борчыган башка көнүзәк мәсьәләләр дә каралды.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева


Нет комментариев