Ураза вакытында дөрес туклану
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ураза тоту организмның инсулинга һәм лептинга сизгерлеген яхшырта. Шулай ук авырлык һәм абдоминаль май дәрәҗәсе кими. Минусы да юк түгел. Төнлә ашаганлыктан үт куыгына һәм ашказаны асты бизенә нагрузка арта. Шуңа күрә туклану дөрес булырга тиеш.