Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгыннан зыян күргән I группа инвалид Антонның бурычын пенсия һәм хатыннының хезмәт хакы белән генә каплап булмый

Малые Клыки бистәсендә яшәүче Антон Кайнов йортында янгын чыккан. Антон 1 группа инвалид, ярдәм итәр кешесе юк, әнисе пенсиядә, әтисе күптән вафат.

Хатыны Екатерина аның төп терәге. Инвалидлар арбасында гына хәрәкәтләнүче Антон хатыны белән йортны янгыннан соң аз булса да рәткә китергән. Кешедән 200 мең сум әҗәт алып тәрәзәләр куйдырган, идән җәйдергәннәр. Гомумән, зарланып, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр дә үстерә. "Аллаһы кушкан гомерне яшим", - ди. Ләкин, бурычны кайтарасы бар, пенсия акчасына, бер хатынының эшләгән хезмәт хакына гына әллә ни майтарып булмый. Шуңа да Антон битараф булмаган кешеләрдән ярдәм көтә. Антон белән булган вакыйга турында тулырак "Шәһри Казан" сайтында алдагы көннәрдә таныша алырсыз.

Источник: shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев