Балалар өчен оештырылган китап атналыгы кысаларында Татар Томбарлы авыл киханәсендә төрле чаралар үтте. Язгы каникуллар чорында китапханәгә килгән балалар ялларын күңелле һәм файдалы үткәрделәр. Алар китап укыдылар, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнашып бүләкләр алдылар.
Китапханәгә килгән һәр кечкенә укучыны яңа китаплардан торган “Әйдәгез дуслашыйк” дигән күргәзмә каршы алды. Бигрәк тә кызлар өчен аерым әзерләнгән “Матур буласың килсә” дип исемләнгән күргәзмә аеруча кызлар күңеленә хуш килде.

– Шулай ук балалар өчен үзенчәлекле “Библиокафе” оештырдык, – дип сөйләде Татар Томбарлысы авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова. –Китап күргәзмәсендәге менюда “тәмле” ягъни аш-су турындагы китаплар урын алды. Алар арасында төрле яшьтәге балалар өчен әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, хикәяләр, журналлар бар иде. Балалар үзләренә ошаган китапларны “тәмләп” карый алдылар.

Китапханәдәге табигать почмагында урнашкан тере ташбакалар балалар өчен яңалык булды. Алар ташбакаларны бик кызыксынып күзәттеләр, бик күп сораулар бирделәр. “Серле су асты дөньясы” дип исемләнгән танып-белү сәгатендә китапханәче балаларга ташбакалар турында тулырак сөйләде, презентация күрсәтте.
– Шулай ук бишенче сыйныф укучылары белән “ Күп беләсең килсә” исемле библиографик дәрес үткәрелде, – ди Эльвира Әхмәтҗанова. – Укучылар бу чарада сүзлекләр, белешмәләр кулланып, төрле биремнәр үтәделәр, аларны дөрес кулланырга өйрәнделәр. Әлеге чара алар өчен мәктәп программасын үзләштерүдә ярдәм итәчәк.
Балалар китап атналыгын тәмамлап, Татар Томбарлысы авылы китапханәчесе балалар бакчасында “Әкият безгә кунакка килгән” дип исемләнгән бәйрәм дә үткәргән.
– Убырлы карчык киеменә киенергә туры килде, – ди Эльвира Әхмәтҗанова. – Балаларны китап укуга кызыксындыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Бу юлы балаларга бер капчык әкият китаплары алып, әкият герое – Убырлы карчык кунакка килде. Балалар кызыксынып китапларны карадылар, убырлының әкият сөйләгәнен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. “Шалкан” әкияте белән танышкач, аны рольләргә бүлеп уйнап та карадылар.
Китапханәче сүзләренчә, балалар китап атналыгында гаиләләре белән китапханәгә йөрүчеләр дә булган. Алар арасында даими рәвештә, иң күп китап укучылар – Мостаевлар гаиләсе.

– Мәктәптән, балалар бакчасыннан кайткач, балалар кич белән китаплардан әкият-хикәяләр укуымны сорыйлар. Үзләре дә рәхәтләнеп укыйлар, – ди кечкенә Мәрьямнең әнисе Зөлфия Мостаева. – Кечкенә яшьтә булган балаларда да, укучыларда да китапка карата мәхәббәт уяткан китапханәчеләргә рәхмәт.

Сүз уңаеннан, Мостаевлар гаиләсеннән ике яшьлек Мәрьям иң кечкенә китап укучы буларак район мәдәният йортында 8 апрельдә үтәчәк китап бәйрәменә чакырылган.
Фото: Эльвира Әхмәтҗанова
Нет комментариев