Шәһәр чәчәккә күмеләчәк
Җәмгыять

Шәһәр чәчәккә күмеләчәк

Шәһәр парклары, газоннары матурлана. Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре чәчәк үсентеләрен күчереп утырта башлады.

Быелгы җәйдә чәчәклекләрдә 20 төрдән артык үсемлек утыртылачак – петуния, сальвия, гацания, агератум, бәрхет чәчәкләре һәм башкалар. Шәһәрдә барлыгы 80гә якын чәчәклек исәпләнә, аларның саны ел да 3-4кә арта. Чәчәкләр шәһәр халкын беренче кырауларга кадәр сөендереп торачак. Бер үк вакытта куакларны культуралаштыру эше дә башкарыла.


Нет комментариев