Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мачо” Мөнир Рахмаев: Баулы кызлары, минем йөрәгем буш!

Август аенда Шәһәр көненә килгәч, Элвин Грей, Баулыда калыр идем, дигән иде. Шәһәрнең үзәк мәйданын ачу тантанасында концерт биргән Мөнир Рахмаев та шул ук сүзләрне кабатлады. - Нигә калмаска, калырга була! Бик шәп, матур, төзек шәһәр. Иң мөһиме, кызлары, алай гына да түгел, әбиләре дә бик матурлар! - диде артист...

Август аенда Шәһәр көненә килгәч, Элвин Грей, Баулыда калыр идем, дигән иде. Шәһәрнең үзәк мәйданын ачу тантанасында концерт биргән Мөнир Рахмаев та шул ук сүзләрне кабатлады.

- Нигә калмаска, калырга була! Бик шәп, матур, төзек шәһәр. Иң мөһиме, кызлары, алай гына да түгел, әбиләре дә бик матурлар! - диде артист безгә интервью биргән вакытында.

Мөнир Рахмаев чыгышы барышында баулылар белән аралашты, рәхәтләнеп шаярды, тамашачыларны җырлатты, күңеленә хуш килгән кешеләрне сәхнәгә алып менде. Аңа олысы да, кечесе дә кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде.

- Мин Кызылъярдан килдем, дөресен генә әйткәндә, эш белән килгән идем. Менә концерт карарга да насыйп булды, - диде безгә Гөлчәчәк Кәлимуллина. - Үзәк мәйдан танымаслык булып үзгәргән, бик матур! Ә Мөнир Рахмаевны болай да яратып тыңлый идем, бик күңелем булып концерт карап утырам.

- Концерт шәп, көне матур! - ди баулылы Сания Нуретдинова. - Мин күрше йортта гына яшим. Мәйданның яңа төс алып матурлануын һәр көнне күзәттек, ачылышын көттек. Бик матур булды! Мондый дәртле концерт та карагач, кәефләр ачылып, күңелләр күтәрелеп китте. Рәхмәт оештыручыларга.

Җырчы үзе дә Баулыда чыгыш ясавына сөенечен яшермәде.

-Бүгенге матур көзге көндә Баулыда булуыма чиксез шатмын! Мәйданнар, ял итү парклары ачылу бик шәп вакыйга. Карап күңел сөенә, артист кеше буларак, әлбәттә, бу мәйданда сәхнә булуы, тамашачыга басып та, утырып та карарга урын булуы аеруча ошады, - ди Мөнир Рахмаев.- Баулы шулай үссен, яңарсын. Мин Баулыга күрше Әлмәт шәһәре малае бит, ничек инде күрше шәһәр матурлануга сөенмисең ди. Гомумән, Баулыда концерт бирүе - үзе бер рәхәт.

- Мөнир, сез, башка артистлардан аермалы буларак, концерт вакытында хатын-кызлар арасында булырга яратасыз...

- Бу минем образ, ягъни мин "мачо" ролендә булырга яратам. Әбиләрне дә, кызларны да бердәй күреп яратам! Җырлаган вакытта сәхнәдә басып тора алмыйм, халык янына төшәм һәрвакыт. Сәхнәдә - өстә түгел, ә халык янында - аста күпкә күңеллерәк. Һәр кешене якыннан тоям, күзләрен күрәм, ихластан сөйләшеп тә алам.

- Мөнир, болай булгач, сезгә мәхәббәт хисләрен аңлатучы кызлар, хәтта әбиләр дә байтактыр?

- У-у-у! Сорап торасыз тагын! Әлбәттә, күп инде. Көн саен әллә күпме, әллә нинди төрдәге мәхәббәт аңлатулар ишетергә туры килә миңа! Бигрәк тә социаль челтәрләрдә еш кына үз хисләрен белдерүчеләр күп. Менә бүген Баулыда эзләп йөрим ярымны (көлә - авт.) Кем белә, бәлки, насыйп ярым Баулыдадыр! Кызлар ишетәсезме, минем йөрәгем буш!

- Алай булгач, насыйп ярыгызны бергәләп эзләп карыйк инде. Мөнир, сезнең күңелдәге хатын-кыз нинди соң ул? Эзләргә уңайлырак булыр.

Әлеге сорауга җавап бирер алдыннан Мөнир Рахмаев бик җитди кыяфәт алды. Моңа кадәр ярым шаярып сөйләшкән әңгәмәдәшем "йолдыз" кыяфәтен читкә куеп, гади генә болай диде:

- Минем булачак тормыш иптәшем, тыныч, артист тормышын аңлап яши торган хатын-кыз булырга, тәмле итеп ашарга пешерә белергә, тыйнак, матур итеп киенә белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев