Тәрәзә төбендә гөлләр генә түгел, ә файдалы булган яшелчә- җимешләр үстерү дә мавыктыргыч. Алтынчы мәктәп укучысы Гүзәл Латыйпова үз бүлмәсенең тәрәзә төбендә чын бакча ясаган, ул кыярлар үстерә.
Урамда әле кар да эреп бетмәгән, ә Гүзәл Латыйпова үзе үстергән кыярлары белән якыннарын сыйларга өлгергән дә инде. Шаярып кына башлаган эше чын-чынлап уңыш бирә башлаган.

– Мин башта суган, сарымсак утыртып карадым, – ди Гүзәл. – Соңрак әнием белән кибеткә баргач, балконда яки тәрәзә төбендә үсә торган махсус кыяр орлыгы сатып алдым. Кыярны шикләнеп кенә утырткан идем, кыяры булыр дип уйламадым да. Чөнки баштагы берничә чәчкәсе корып төште. Кыярга суны күп тә, аз да сибәргә ярамый икән. Дымлырак булса, җитә. Аннары урта һәм аскы яктагы сабакларда кечкенә генә кыярлары күренә башлады. Алар бик тиз үсәләр икән!

Кечкенә бакчачы сүзләренчә, ул кыярларының туфрагын йомшартып, яңасын өстәп тора, суны иртәнге якта гына сибә. Суны гадине түгел, ә сарымсак төнәткәнне сибә икән. Шулай эшләгәндә, кыяр яфраклары чирләми, бөҗәкләр зыян салмый. Гүзәл киләсе елга кыярларны тәрәзә төбенә күбрәк утыртырга уйлый.

Фото: шәхси архив
Нет комментариев