Исергәпләр өченче тапкыр ифтарга җыелды
Җәмгыять

Исергәпләр өченче тапкыр ифтарга җыелды

Рамазан аенда җыелып ифтарлар уздыру күркәм гадәт. Исергәп авылы халкы мәчеттә өченче тапкыр ифтарга җыелды.

– Мәҗлес табынын җирле “Ак калфак” хатын-кызлары ханымнары, мәчеткә йөрүче абыстайлар бергәләп әзерләдек, – дип сөйләде “Ак калфак” хатын –кызлары оешмасы рәисе Рүзилә Әбүзарова. – Өстәлләр тулы мул ризык булды. Ифтар ашларын үткәрүнең чыгымнарын нигездә мәхәлләбез үз өстенә ала. Шулай ук авылдашларыбыз, авылыбыздан чыккан кешеләр дә ярдәмнән ташламыйлар. Аш үткәннән соң да, табындагы сый- нигъмәтне ифтарга килә алмаган ялгыз, авыру авылдашларыбызга таратуны оештырабыз.

–  Ифтар алдыннан бергәләшеп намаз укыла, – дип аңлатты авыл имамы Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Шунысы сөенечле өлкәннәр белән беррәттән иман юлына килүче авылдашларыбызны күрәбез. Дөньяви вәгазьләр укыйбыз. Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз барып ирешсен.

Фото:  Рүзилә Әбүзарова


Нет комментариев