Насыйр китсә – ташу китә. Әлеге сүзләрне Исергәп авылында яшәүчеләр язгы ташу суы күтәрелгәндә еш әйтәләр. Насыйр чокыры – ул нинди чокыр, ник шулай атаганнар? Бу хакта Исергәп кешеләре сөйләгән истәлек-риваятьләрне барлыйк.
Исергәп авылындагы Насыйр чокыры Чаукалык тау битеннән авылга таба, урманнардан агып төшкән кар суларын ияртеп, Совет урамын ике өлешкә бүлеп, Томбарлы елгасына барып тоташа. Кешеләрнең бәрәңге бакчаларын, асфальт юлны да икегә ярган ул. Авыл халкы әлеге чокырны элеккерәк вакытта бик тирән булган дип сөйлиләр. 
– Шул Насыйр чокыры хакында мин әткинең сөйләвен яхшы хәтерлим, – ди Рүзилә Әбүзарова. – Насыйр чокырының бик тирән урыннары булган. Яз көне кар эрегән вакытта шул Насыйр дигән кеше карлы, әмма асты су белән тулган упкын кебек бик тирән урынга төшә. Шунда батып үлгән, дип сөйлиләр. Бу чокырның әле дә куркыныч урыннары бар. Шуннан соң, Насыйр китсә, ташу китә дигән ышаныч калган. Бу чынлап та шулай, актарылып төшкән урман-басу сулары инешкә кушыла, Ык бу якка таба әрәмә буйлап җәелә.

– Без бәләкәй чакта инәкиләргә ияреп, кич утырырга бара идек. Шул кич утыру вакытларында сөйләнгән бик күп тарихи истәлекләр күңелгә сеңеп калган. Насыйр чокыры турында болай сөйләгәннәре истә: Габделнасыйр исемле кеше ат арбасына имән агачлары салып кайтып килгән вакытта, арбасы таеп китеп, шул чокырга капланган дип сөйләгәннәре хәтердә калган, – ди Камил Шәмсуаров. – Ул агай Тау урамында, хәзерге Тукай урамында яшәгән булган. Аларның да бакча артларыннан шул чокыр үтә. Менә шул чокырдагы фаҗигадән соң, ул Насыйр чокыры булып кала. Чынлап та, авыл халкында “Насыйр чокырыннан су китсә, язгы ташу башлана” дигән сүз бар.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев