Яңа ел бәйрәмен күпләр шампан шәрабы салынган бокаллар белән каршы ала. Бәйрәм кәефе бозылмасын дигән баулыларга белгеч киңәшләренә колак салырга киңәш итәбез. Уйнап торган дөрес эчемлекне сайларга да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева киңәш бирде.
– Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кибет киштәләре бюджеттан премиаль маркаларга кадәр шәраб шешәләре белән тутырыла. Шампан шәрабен ничек дөрес сайларга, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Этикетканы укыгыз һәм игътибарлы булыгыз: кайбер җитештерүчеләр арзан бәядән хәтта углекислый газ белән ясалма тутырыла торган шәраблар тәкъдим итә. Алар – аз газлы алкогольле эчемлекләр, аларны тулы кыйммәтле күбекле шәраб дип атап та булмый. Этикетканы һәм контрэтикетканы укыгыз. Шампан шәрабы этикеткасында түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш: җитештерүченең исеме һәм адресы, шәрабның исеме, сыйфат классификациясе, виноград җыю елы, алкоголь күләме, шәрабның шикәр күләме буенча категориясе. Контрэтикеткада шампан яки шәрабның тәме һәм төрле ризыклар белән ярашуы турында мәгълүмат языла. Шешәнең этикеткасында традицион ысул белән эшләнгәнлеге күрсәтелүне дә тикшерегез. Коры яки татлысын сайларгамы? Шампан шәрабенең иң популяр һәм традицион сорты – ул, әлбәттә, брют (brut). Бу коры, җиңел, әмма шул ук вакытта бай эчемлек, күпчелек ризыкларга туры килә. Әгәр дә сез десертларны өстен күрәсез икән, түбәндәге категорияләргә игътибар итегез: doux (татлы); demi-sec (ярым татлы); sec (ярым коры); extra sec (экстра-ярым коры). Алар барысы да үзара шикәр күләме һәм калориялелеге белән аерыла. Яхшы шампан шәрабыннан чикләвек, ипи, алма исе килә һәм болгаткач, уйнап торган бик вак куыкчыклар барлыкка килә. Иң арзан шампан шәрабен сатып алмагыз. Ул хәтта эчәр өчен дә артык әче кебек булачак.
Фото: ясалма интеллект белән булдырылган
Нет комментариев