26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан, Баулы районында төрле чаралар үткәрелә.
Кызылъяр китапханәсендә "Каенкай" балалар бакчасы сабыйлары өчен "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби бәйрәм узган. Балалар Габдулла
Тукайның әкиятләрен искә төшергәннәр, шигырьләрен укыганнар, "Тылсымлы капчык", "Су анасы", "Сигезле" уеннарын уйнаганнар.
Китапханә кунаклары өчен "И Туган тел, и матур тел..." китап күргәзмәсе дә оештырылган.
Бәйрәм Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланган.
Фото: Кызылъяр китапханәсе
Нет комментариев