Баулылар, нинди сөт эчкәнегезне белеп эчегез
Җәмгыять

Баулылар, нинди сөт эчкәнегезне белеп эчегез

Башкортстанда тилчә (ящур) вирусы табылуы турында ишетмәгән-сөйләмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Шуңа күрә белгечләрнең тилчә вирусына кагылышлы киңәшләрен тагын бер барлау артык булмас. "Хезмәткә дан" газетасына бу хакта Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе дәүләт инспекторы Фәридә Низаева сөйләде. Эпизоотик иминлекне саклау һәм безнең республика территориясенә тилчә вирусы үтеп керү һәм таралуны булдырмау...

Башкортстанда тилчә (ящур) вирусы табылуы турында ишетмәгән-сөйләмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Шуңа күрә белгечләрнең тилчә вирусына кагылышлы киңәшләрен тагын бер барлау артык булмас. "Хезмәткә дан" газетасына бу хакта Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе дәүләт инспекторы Фәридә Низаева сөйләде.

Эпизоотик иминлекне саклау һәм безнең республика территориясенә тилчә вирусы үтеп керү һәм таралуны булдырмау өчен, катгый чаралар күрү зарур. Терлекләрне тиешле ветеринария документларыннан башка сатып алырга ярамый. Аеруча Россиянең башка регионнарыннан. Сөт һәм сөт продуктларын, ит һәм ит продуктларын законсыз урыннардан сатып алмаска кирәк. Терлек азыгын да тиешле ветеринария документлары булганда гына сатып алу зарур.

Тилчә вирусы билгеләре бар дигән шик туса, кичекмәстән район дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Баулылар шуны белеп торырга тиеш: тилчә вирусы йоккан терлекләрне үтереп, яндыралар, инфекция чыганагы шул рәвешле юк ителә. Авыру ачыкланган урында барлык калдыклар һәм азык яндырып юк ителә. Абзар һәм улаклар яхшылап дезинфекцияләнә. Тилчә ачыкланган хуҗалык яки торак пунктта карантин игълан ителә, дезинфекция ясала, хуҗасыз эт һәм песиләр юк ителә.

Терлекләрдә тилчә ачыкланган торак пунктларда кешеләрнең тилчә авыруын булдырмауның төп кагыйдәсе эшкәртелмәгән сөтне кулланмаудан гыйбарәт. Сөтне кулланыр алдыннан кимендә биш минут кайнату зарур. Авыру йоккан һәм күптән түгел авырып терелгән сыерлар сөтен куллану катгый тыела.

Авыру яки авыру шиге булган терлекләрне караганда тилчә йокмасын өчен, шәхси саклану чараларын күрергә кирәк (перчатка киеп эшләргә, эшне башкарганнан соң кулларны дезинфекцияләргә).

Сораулар туса, 8 (843) 277-65-43, 278-93-53 телефоннары аша Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенә шалтыратырга мөмкин.


Нет комментариев