Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында сәламәтлекләре чикле кешеләр Декадасы бара

Шәһәр һәм авылларда Инвалидлар декадасына багышланган хәйрия чаралары дәвам итә.

Татар Кандызында мәдәният хезмәткәрләре "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова белән берлектә, сәламәтлекләре чикле кешеләр һәм өлкәннәрнең өйләренә барып, концерт куйган. Аларга авыл клубындагы иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучылар да кушылган. Мәсәлән, күчмә концерт төркеме Риф Асылов, Җәвидә Фәррахова, Зөбәйдә Гобәйдуллинаның өйләренә барып, шатлыклы мизгелләр бүләк иткән. Чәчәкә Сәмикова исә, тамашачы гына булмыйча, үзе дә үзешчән артистларга кушылган: үзе язган шигырьләрне укыган.

Чыганак hәм фото: социаль челтәр ВКонтакте Тумбарлы авылы группасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев