Баулы поликлиникасының эш графигы үзгәрде
Җәмгыять

Баулы поликлиникасының эш графигы үзгәрде

Баулы поликлиникасы пациентларны яңа эш графигы буенча кабул итә башлаячак.

Баулы үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 5 августтан район үзәк хастаханәсе поликлиникасы яңа эш графигына күчә. Хәзер дежур терапевт һәм дежур педиатр дүшәмбедән җомгага кадәр 19.00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 16.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, дежур табибларга контакт-үзәкнең 6-14-41 номерлы күп каналлы телефоны аша, ә беркетелгән участок табибына дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында язылырга мөмкин.
 


Нет комментариев