Алар Яңа Баулыны сайлаган
Җәмгыять

Алар Яңа Баулыны сайлаган

Кәримовлар, юллама белән килеп, хезмәт юлын Баулыда башлыйлар, озак еллар Себер якларында эшлиләр. Тик чын-чынлап Баулыга “гашыйк” булган гаилә соңрак барыбер ерак Когалымнан Баулыга кайта, Яңа Баулы авылында йорт төзи.

Гадәттә, читтән кайткан шәһәр кешеләренә авыл халкы сынап кына карый. Имеш, авыл – сезгә шәһәр түгел! Ә Рәйлә һәм Рамил Кәримовлар беренче көннәрдән үк үз кешегә әвереләләр.

– Рәйлә дә, Рамил дә бик гади, аралашучан кешеләр. Алар безнең авылда озак еллар яшәгән авылдашларыбыз кебек үк якын, ярдәмчел, тырышлар, – дип сөйләде Яңа Баулы авылы өлкәне Заһит Хәбибуллин. – Кайткан елны ук өйләрен бик матурлап куйдылар, бакчалары шау чәчәктә, яшелчә-җимешләр яратып үстерәләр. Хуҗаларның уңганлыгы урам яктан ук күренеп, йортлары күзгә ташланып тора, борынгылар әйтмешли, “май чүлмәге тышыннан күренә”.

Заһит Хәбибуллин сүзләренчә, авылда кешеләр күп булса, йортлар төзек булса, ул чын күңеленнән сөенә. Чөнки Яңа Баулы авылына аның көрәшче бабасы нигез салган. 2022 елда авылга 100 ел булган. Шул дәвер эчендә авыл бәйрәмнәрен – Сабан туйларын гел аның бабалары, соңрак ул үзе оештырып торган.

– Мин авыл өлкәне итеп сайлап куелгач, авылдагы эшләрне дә халык белән уртага салып, сөйләшеп, киңәшләшеп эшлибез, – ди Заһит абый. –  Рәйлә белән Рамил күмәк өмәләрдә актив катнашалар, хәтта авылга юл салуда да башлап йөрүчеләр рәтендә алар.

Кәримовлар икесе дә нефтьче һөнәрен үзләштергәннәр. Октябрьский шәһәрендә укыган вакытта бер-берсенә гашыйк булганнар. Рамил Кашфель улы 1976-1978 елларда Мурманск ягында армия хезмәтен үткән. Рәйлә ханым егетенең армия хезмәтен үтәп кайтканын көткән. Яшьләр өйләнешеп, Себер ягына чыгып киткәннәр. Гаилә башлыгы җир асты скважиналарын ремонтлау мастеры, соңрак цех начальнигы булып эшләгән, ә Рәйлә ханым – икътисадчы. Кәримовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә алты оныклары бар.

– Авылда шундый яхшы кешеләр. Шәһәрдән авылга кайтканыбызга көн саен сөенеп яшибез, – ди Рәйлә ханым. – Җәй көннәрендә оныкларыбыз да авылга кайталар, алар белән рәхәтләнеп ял итәбез. Бабалары малайларны балыкка алып китә, төрле спорт чараларына йөриләр. Ә без кыз оныгым белән тәмле ризыклар пешерәбез. Өйдә зур курчаклар бар, шул курчакларга киемнәр тегәбез, бәйлибез икебез. Оныгымны кул эшләренә өйрәтәм.

Рамил Кәримов бала чагыннан ук спортны үз иткән. Бигрәк тә җиңел атлетика, чаңгы ярышларын яраткан. Эшләгән дәвердә дә спорттан ераклашмаган, киресенчә, үзе эшләгән оешмага җиңүләр китергән. Гаиләнең спортчы булуы хакында өй бүлмәсендә эленеп торган значоклар, медальләр коллекциясе “сөйли”. Кәримовлар әлеге коллекцияне спорт ярышларында җиңүләр яулап булдырганнар.

– Мәктәптә укыганда бик ябык малай идем, гел спорт ярышларында, бигрәк тә чаңгы ярышларында катнаша идем, – дип сөйли Рамил Кәримов. – Әкренләп үсеш тә булды, значоклар җыю белән кызыксына башладым. Аларны сатып алып та үз коллекциямне тулыландырдым. Санын белмим. Эшләгән вакытта “Себер бәйрәме” Мурманск марафонында катнаштым ел саен, анда 54 чакрым чаңгыда чаба идек. Җәй көне җиңел атлетика һәм велосипедка күчәм. Спорт мастерына кандидат исемем бар. 

Кәримовлар бер генә минут та кул кушырып утырмыйлар, бакчалары шау чәчәктә, күпләп кош-корт асрыйлар. Бигрәк тә бакчачылыкны үз итә алар. Хуҗалар сүзләренчә, шәһәр җиреннән җирне сагынып кайтканнар.

– Чәчәкләрне бик яратам, алар бездә бик күп төрле, – ди Рәйлә ханым. – Хәзер көз, роза чәчәкләрен яратып кына кышка әзерлибез. Роза чәчәкләренә махсус капчыклар әзерлим, шуларны каплап куябыз. Кышны өшемичә яхшы чыгалар. Хризантемаларны, гортензияләрне яратабыз. Күпьеллык очиток чәчәге – бакча яме. Ул хәтта кар яуганчы чәчәк атып утыра, спиреяләр биш төрле. Бакчаны, чәчәкләрне яратып карасаң, алар безне дә сөендереп чәчәк аталар. Тюльпаннар, лилия, гладиолус чәчәкләре күп төрле. Фатирда яшәгән вакытта да ике йөзгә якын чәчәк үстерә идем. Өй бүлмәләре гел чәчәктә була иде.

Гаилә чәчәкләр дә тәрбияләргә, җиләк-җимешләр дә үстерергә өлгерә. Рамил Кәримов ремонтант кура җиләген кышка әзерләү серләре белән бүлеште. Мондый кура җиләге, дөрес тәрбия булганда кар яуганчы кызарып, җимеш биреп утыра.

– Август-сентябрь аенда кура җиләге аеруча күп була. Оныкларыбыз бик ярата, – ди ул. – Кышка без аны тулысынча кисәбез. Яздан ул үсеп китә. Төпләрен коры иске мунча пиннеге белән каплап, җир белән бераз күмеп куябыз. Шундый яхшы кышлыйлар.    

Иртәдән кичкә кадәр Кәримовлар парлашып бакча эшендә. Белеп эшләгәч, уңыш та күп, чәчәкләр дә күзне сөендерә. Бакча эше бераздан тавык, кош-корт карау белән алышына. Шулай итеп, авыл җиренең тавык та чүпләп бетермәслек эше аларны куркытмаган, киресенчә, җан-тәнгә ял бирә торган шөгыльгә әверелгән.

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев