Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләренә сайлауларга әзерләнә башларга кушты

Җәмәгать күзәтүчеләре саны артырга тиеш.

Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләрен хәзердән үк сентябрь сайлауларына әзерләнә башларга һәм законнарны актив өйрәнергә чакырды. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында белдерде.

«Быел 13 сентябрьдә Россиядә 9 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак, шул исәптән мөһим кампанияләр Татарстан Республикасында да уза. Күзәтүчеләрнең хәзер үк сайлау кампаниясенә әзерләнүләре, законнарны өйрәнүләре мөһим, бигрәк тә ул үзгәреп торганда», — дип искәртте Гришина.

Аның сүзләренә караганда, күзәтүчеләрне үз вакытында әзерләү сентябрь аенда узачак сайлауларда оештыруның яңа формаларын куллануда кирәк.

Моннан тыш, өч көнлек тавыш бирү өстәмә ресурслар җәлеп итүне таләп итә - күзәтүчеләр күбрәк булырга тиеш, дип йомгаклады РФ Үзәк сайлау комиссиясе секретаре.


Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/04-08-2020/z-k-saylau-komissiyase-tatarstan-k-z-t-chel-ren-saylaularga-zerl-n-bashlarga-kushty-5761245

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X