Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзебез эшләмәсәк, кем эшләр?

Шушы көннәрдә территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре, утырышка җыелып, көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар.

Шәһәрнең иң актив кешеләре утырышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та катнашты.

Территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре ишегалларына үсентеләр утырту мәсьәләсен күтәрделәр. Данияр Бакиров сүзләренә караганда, ишегалларына куаклар гына утыртырга кирәк, әлеге эштә бар кеше дә катнашсын өчен, өмәләр оештырырга була.

Шәхси секторда чүп-чар яндыру проблемасы хакында да сүз барды. Территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләренә халыкны штрафлар (ике мең сумнан башлана) турында кисәтергә киңәш ителде. Данияр Бакиров сүзләренә караганда, һәр дүшәмбедә, үсемлек калдыкларын алып китәр өчен, өстәмә техника бирелә.

Шәһәр паркларында йөрүче хуҗасыз терлекләр проблемасы да күтәрелде.

Люция Иванова ике елдан артык территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре эше координаторы булып тора. Әлеге эшкә ул кешеләргә ярдәм итәргә теләве сәбәпле алынган. Үзе әйткәнчә, ул җитәкчелек итә торган “Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәсенә ярты шәһәр керә.

Люция Харитоновна сүзләренә караганда, эшли генә башлаган вакытта, башкарма комитетка гражданнарны кабул итүгә йөргән, халыкның проблемалары белән танышкан, шулай ук, үз участогында авыр яшүсмерләрне, гаиләләрне якыннанрак белер өчен, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе утырышларында катнашкан.

Люция Иванова 2019 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе” республика конкурсында диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнгән. Әлеге акчага ул спорт инвентаре сатып алган, аны Һади Такташ урамындагы 15нче йорт ишегалдына куйганнар.

Илшат Хәләпов – Нариманов, Совет, Крайняя, Восточная урамнары керә торган “Ватан” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе.

Территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре фикеренчә, проблемалар элек тә булган, хәзер дә булып тора. Аларны хәл итү өчен, җиң сызганып эшләргә кирәк. Һәр кеше үз җирендә хуҗа икәнен, һәм әлеге территориядә яшәү уңайлыгы иң беренче чиратта үзеннән торуын аңларга тиеш.

Автор  фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X