Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Законсыз хәмер әйләнештән алынган

Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә, 283,075 литр алкоголь продукциясен законсыз әйләнештән алган.

Редакциягә бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Кадрия Галиева хәбәр итте. Аның мәгълүматы буенча, “Мәскәү – Чиләбе” трассасының 1277 чакрымында Баулы районы территориясендә туктатылган шәхси автомобильдә яртышар литрлы 240 шешә аракы табылган, аларның кайчан тутырылганы язылмаган, шешәләрдә махсус федераль маркалар куелмаган булган. Бу ир-атка карата ил территориясе буйлап этил спирты, алкоголь һәм спирт продукциясе җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве турындагы закон нигезендә маркаланмаган алкоголь продукциясе йөртү факты буенча административ хокук бозу турындагы эш кузгатылган.

Шулай ук районның авыл җирлекләрендәге бер кибеттә лицензиясез алкоголь продукциясе киң ассортиментта тәкъдим ителгән: җиде атамада аракы, ликёр, шәраб, шампан шәрабы. Моннан тыш, бу кибеттә җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы документлары булмаган җиде атамада сыра сату да ачыкланган. Бу сәүдә объектыннан барлыгы 163,075 литр алкоголь продукциясе алынган.

Фото:  Госалкогольинспекция РТ

Фото:  Госалкогольинспекция РТ

Подробнее: http://bavly-tat.ru/news/novosti/v-bavlinskom-rayone-izyali-iz-nezakonnogo-oborota-bolee-280-litrov-alkogolnoy-produktsii

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев